Миңнеханов ВТБ Банкы җитәкчелегенә үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте

ТР Хөкүмәте йортында ВТБ Банкы белән проект финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы пунктны үз эченә алган килешү имзаланды.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ Банкы идарәсе президенты – рәисе урынбасары Денис Бортников белән очрашты һәм аның белән республика төзелеш компанияләре, үзмәшгульләргә финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Денис Бортников белән очрашуда республика Президенты ВТБ Банкына белем бирү программалары, шулай ук үзмәшгульләр белән эшләүгә кагылышлы проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, белем бирү программалары кече һәм урта бизнес вәкилләренә файдалы булачак, үзмәшгульләр белән эшләү исә эшчәнлекнең шушы формасына карата гражданнарның кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Галимова.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с заместителем Президента-Председателя Правления Банка ВТБ (ПАО) Денисом Александровичем Бортниковым

Аның сүзләренчә, банк җитәкчелеге мондый тәкъдимнәрне карарга әзер икәнлеген белдергән. Моннан тыш, очрашу барышында Татарстан һәм ВТБ Банкы арасында килешү имзаланган. Ул проект финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы пунктны да үз эченә ала.

«Биредә сүз банкның эскроу-счетлар системасы буенча республиканың төзелеш потенциалын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүе турында бара. Татарстан Президенты проект финанславы мәсьәләсенә шәхсән үзе кураторлык итә. Атна саен аның катнашында банклар һәм төзелеш компанияләре вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрелә», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле. 

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195550/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5688
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2685
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4352
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2304
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1969
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек