Логотип
Яңалыклар

«Мине сайлауда тавыш бирүчеләрнең саны шаккатырды»

Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар барышын чит илдән килгән экспертлар да күзәтә

Мексикадан килгән күзәтүче Кармона Гарсия Хуан Антонио Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында журналистлар белән бездә узган сайлаулар турындагы фикерләре белән уртаклашты, Татарстан һәм  Казан халкы турында бик җылы фикерләр әйтте.

– Мин монда Мексика техник университетын тәкъдим итәм. Миңа сездә сайлау процессының ничек узуын күзәтү бик мөһим иде. Аны оештыруда, үткәрүдә катнаучы кешеләрнең күплеге дә, тавыш бирүчеләр саны да мине шаккатырды. 

Иң мөһиме – сайлауларның үтә күренмәле булуы һәм оештыру процессының ачыклыгы.

Дәүләтнең гражданнарны сайлауда катнашырга ничек мотивацияләвенә дә игътибар иттек. Россиядә кулланган бу инструментларны башка бер җирдә дә күрмәгән идек. Мәсәлән, сездә сайлауга гаилә белән киләләр һәм бу инде традициягә әйләнгән. 

Сездә бюллетеньнар, сайлау буенча барлык мәгълүматлар ике телдә. Мексикада халык 68 телдә сөйләшә, әмма безнең Конституция барлык телләргә дә тәрҗемә ителмәгән әле. Дөрес, юридик терминнарның тәрҗемәсе эшләнгән. Хөкүмәт җирле халыкның сайлауларда катнашуын мотивацияләргә тырыша. 

Россия минем өчен мәхәббәт, монда очрашкан кешеләрнең яратуы. Минем өчен иң мөһиме – кешеләр. Белем алырга дип, Россиягә беренче тапкыр 10 ел элек килдем. Казанда да мин инде икенче тапкыр. Беренче тапкыр 2013 елда, футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында булган идем. Иң беренче көннән үк мине Казанның инфраструктурасы гаҗәпләндерде. Ике диннең бергә янәшә яшәве дә сокландырды: урам буйлап барасың, башта мәчет күрәсең, аннары – чиркәү. 

Кешеләр дә сокландырды. Шәһәр буйлап үзем генә азрак йөрергә өлгердем.  Юлымда очраган һәркем ачык күңелле, миңа карап елмаялар, «кайдан килдегез» дип сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар