Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыручы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 14 марттан 20 июньгә кадәр, «Услуги РТ» хезмәт күрсәтү порталын һәм мобиль өстәмәләрдән файдаланып (
https://open.tatarstan.ru/ polls/1), бөтен республика территориясендә җәмәгать пространствосы объектларын яхшырту буенча электрон онлайн-сорашу үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча 2022 елга кадәрге чорда төзекләндереләсе объектлар билгеләнә.
Онлайн-сорашуны кулланып, республикада яшәүчеләр беренче чиратта тәртипкә китереләсе территорияне хәбәр итә ала.
Комментарий юк