Логотип
Яңалыклар

«Меркурий» системасында яңа исемлек



Республикада  «Меркурий» системасына тулысынча күчеп бетү  процессы дәвам итә. Агымдагы елның беренче июленнән  ветеринар-озату документлары бирә торган авыл хуҗалыгы продукцияләре исемлеге тагын да озыная.  «Анда сөт, ит һәм балык продукцияләре дә кертеләчәк», – дип хәбәр итте бүген бу уңайдан узган матбугат очрашуында  Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. 

Бүген без электрон сертификатлар куллануда Россиянең 85 төбәге арасында унөченче урында. «Татарстан халкы әлеге программага актив катнаша, ә 13 нче урында булуыбыз авыл хуҗалыгы продукцияләренең чагыштырмача азрак  җитештерелүе белән бәйле», – дип аңлатты Габделхак Мотыйгуллин. Рейтингның беренче  өчлегендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе,  Санкт-Петербург, Краснодар крае.  

Татарстан ветеринарлары 2015 елдан бирле “Меркурий” программасы белән эшли. Бүгенге көндә  республикада тәүлек дәвамында 100 мең  электрон ветеринар документы теркәлә. Система эшли башлаганнан бирле 39 млн. белешмә бирелгән.  

 «Меркурий» системасы  ялган продукцияләр ясап сатуга чик куячак. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә,  кайбер компанияләр танылган брендның ялган продукцияләрен ясап сату белән шөгыльләнә. Аларга бу эшләрендә  нокта куелачак. 

  Үтә күренмәле булу салым органнары өчен  дә уңайлы.  “Меркурий” системасында продукциянең һәр килограммы  күренә.  Әлеге система эшкәртү цехына күпме чимал кергәне һәм күпме продукция ясалып чыкканын күзәтергә мөмкинлек бирә. Димәк,  “Меркурий”  аша бирелгән  электрон ветеринар озату сертификаты күләмне генә түгел, сыйфатны да яхшыртачак. 

  Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне  физик йөзләргә саталар икән, ветеринар документ кирәк түгел. Алар  базарда сәүдә иткән очракта,  ветеринар озату документы таләп ителә.  Республикада Президент программасы буенча 126 модульле ветеринария пункты төзелде.  Анда шәхси хуҗалыкларга  белешмәне бушлай ясап бирәләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар