11 сентябрь көнне Пенза шәһәрендә Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесенең финалы узачак. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конрессы бинасында, бәйгедә катнашучы кызлар катнашында, журналистлар өчен матбугат конференциясе узды.
Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе беренче тапкыр 2011 елда Чиләбе шәһәрендә узды. 2015 елда ул Халыкара статуска ия булды. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә. (Пандемия аркасында бәйге ике ел уздырылмады.)
Бәйге кагыйдәләре буенча, алдагы елны кайсы төбәктән килгән кыз җиңә, бәйгенең чираттагы финалы шул төбәктә уза. Узган ел Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә узган бәйгедә (бу – «Татар кызы» бәйгесе финалының беренче тапкыр читтә узуы булды) Пензадан Альбина Медведева җиңү яулады. Шулай итеп быел бәйге-тамашаның финалы Пензага күчә.
Быел «Татар кызы» бәйгесенең Казанда узган ярымфиналында 30 кыз катнашты. Биш көн эчендә алар берничә этаптан торган сынаулар уздылар: аш-су әзерләүдә, кул эшләрендә көч сынаштылар, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Әмма беренче чиратта кызларның туган телне белү дәрәҗәләре исәпкә алынды.
Нәтиҗәдә, мәртәбәле жюри финалга 11 кызны сайлап алды. Менә алар: Ангелина Батыркаева (Пермь крае), Фәизә Бәдриева (Мәскәү шәһәре), Алсу Байгильдина (Оренбург өлкәсе), Энҗе Габдуллина (Татарстан), Асия Галәвиева (Кыргызстан), Алсу Дәүләтшина (Башкортстан), Диләрә Йосыпова (Ленинград өлкәсе), Фәрзанә Мәхмүтова (Самара өлкәсе), Вәсилә Насретдинова (Казакъстан), Алсу Сәйфуллина (Пенза өлкәсе), Лилия Сәйдуллина (Төмән өлкәсе).
Финал Пенза шәһәренең «Пенза» концертлар залында узачак. 1600 тамашачы җан атачак. Бу бәйге-тамаша Пенза татарлары тормышында да зур вакыйга булачак дип көтелә.
Җиңүче кызны бәйгенең күчмә таҗы һәм Lada Granta автомобиле ачкычлары көтә.
Фото: Салават Камалетдинов. ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк