Машинаны мәҗбүри иминиятләштерүнең соңгы вакыттагы кыенлыкларын үз җилкәсендә татыганнар белә: кайсы гына компаниягә мөрәҗәгать итмә, бланклар юк, диләр дә борып чыгаралар. Кайсылары, машинага өстәп, тагын берәр милкеңне иминиятләштерсәң генә ризалаша. Аларның өстәмә хезмәт тагуы законсыз икәнен дә беләсең, әмма шартларын кабул итми дә хәлең юк. Бу закон бозуларга моннан соң чик куелырга тиеш. Быелның 30 августыннан Татарстан да «ОСАГОның бердәм агенты» проектына кушылды. Проектның максаты – иминиятләштерү эшен җайга салу. Дөрес, бу проектка әлегә республика территориясендә эшләүче 24 эре компаниянең фәкать 15 е генә кушылырга ризалык биргән. Россия Үзәк Банкының Татарстан Милли банкы бүлеге идарәчесе урынбасары Шәрифуллин Марат Дамир улы әйтүенчә, кайсыбер компанияләрне халык юньләп белми, аларга мөрәҗәгать итми. Тегеләре исә үз чиратында, безгә моннан бернинди файда юк, без зыянга эшлибез, диләр. «Бердәм агент» полисларны республикада эшләүче барлык компанияләр арасында тигез итеп бүләргә мөмкинлек бирәчәк. Проектның эш механизмы болайрак булачак: машина хуҗасы нинди дә булса бер компаниягә мөрәҗәгать итте, ди, ә анда иминиятләштерү полислары бетеп киткән. Сезнең үтенеч белән, компания хезмәткәре интернет аша «Бердәм агент»ка кереп, анда гариза тутыра, ә компьютер очраклы сайлау юлы белән сезгә берәр компанияне сайлый. Ул компания белән килешү төзеп биргән өчен сез мөрәҗәгать иткән оешма үзенә берникадәр процент алып кала.
Якын арада Россия автоиминиятләштерүчеләре берлеге (РСА) сайтында ОСАГО килешүен «Бердәм агент» аша төзүче компанияләрнең адреслары куелачак. Иминятләштерү белән бәйле сорауларыгыз туса, Татарстан Милли Банкы бүлегенең кайнар элемтә телефонына шалтырата аласыз: (843) 292-02-67.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк