7 ноябрь көнне театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе беренче тапкыр тапшырылачак.
Премия ТРның профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына һәм иҗадый хезмәткәрләргә бирелә. Ул 2 елга бер тапкыр тапшырылачак. Һәр премия махсус бүләк, диплом һәм 200 мең сум күләмендә акчадан гыйбарәт.
Конкурс комиссиясе составына Татарстанның танылган сәнгать әһелләре кергән, жюри рәисе − ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында премия тапшыру тантанасыннан соң бәйрәм киче Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Гөргөри кияүләре” спектакле белән дәвам итәчәк.
Традиция буенча, камаллылар М. Сәлимҗанов туган көненә премьера әзерли. Быел тамашачыларга театрның кече залында “Кәҗә, сарык һәм башкалар...” спектакле тәкъдим ителәчәк. Аның режиссеры — Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/26/114929/
Комментарий юк