Мария Киселева су өстендәге шоуга чакыра

Өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, тугыз тапкыр Европа чемпионы, атказанган спорт мастеры Мария Киселеваның су өстендәге шоуы быел “Салтан патша турында әкият” дип атала. Ул Яңа ел каникуллары вакытында – 2018 елның 2 - 7 гыйнварында Казанда Спортның су төрләре буенча сараенда узачак.
Шоу параллель рәвештә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләрендә барачак. Казанда барлыгы 18 спектакль көтелә. Киселеваның үзе әйтүенә караганда, болар аның иң яраткан шәһәрләре.

Спектакль А.С. Пушкинның мәгълүм әкиятенә нигезләнгән. Шоу суны, коры җирне һәм һаваны берләштерә. Баш режиссер – Алексей Малыхин. Спектакльгә музыка махсус язылган, гәрчә Римский-Корсаковның колакка таныш ноталары да яңгыраячак.

Төп рольләрдә Мәскәү артистлары катнашса, синхрон йөзү, суга сикерү, хореография буенча катнашучыларны Казан һәм Яр Чаллыдан кастинг белән сайлап алганнар. Шулай ук әкияттәге мәгълүм 33 баһадир да булачак. Нәни спортчылар да чыгыш ясаячак. “Безнең шоуның максаты спортның су төрләрен популярлаштыруга хезмәт итә, шуңа да катнашучыларны урыннардан сайлап алабыз”, - диде бу җәһәттән Олимпия уеннары чемпионы. Шоу көннәрендә, гадәттәгечә, Мария Киселевадан мастер-класслар да алырга мөмкин булачак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5932
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7140
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2630
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3066
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4030
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату