Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Россия сәясәтчесе, Югары икътисад мәктәбе профессоры Марат Баширов Россия Дәүләт Думасына сайлауларның әһәмияте һәм аларның легитимлыгын раслау мәсьәләләре турында фикерләре белән уртаклашты. Ул онлайн форматта узды.
Марат Баширов сүзләренчә, хәзерге сайлауларда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – легитимлыгын раслау. Бу, сәясәтче фикеренчә, сайлау процедураларының үтә күренмәле булуы һәм күзәтүчеләрнең эш нәтиҗәләре белән дә бәйле.
Россиядә сайлау барышын күзәтү өчен 133 илдән 1126 күзәтүче килгән. Халыкара күзәтүчеләр сайлау участокларындагы эшне, тавыш бирүне оештыру тәртибен күзәтә, соңыннан тавышларны санау барышы белән дә таныша. Сайлаулар тәмамланганнан соң алар үз нәтиҗәләрен хисап рәвешендә әзерләп, тиешле парламентларга һәм башкарма хакимият органнарына тапшыра.
Марат Баширов легитимлыкның эчке ягын бәяләгәндә сайлаучыларның катнашуы мөһим булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, сайлаучыларның югары активлыгы гражданнарның илдәге идарә формасын кабул итүен һәм сайлау процессында катнашуын күрсәтә ала. Баширов китергән мәгълүматларга караганда, тавыш бирүнең икенче көне ахырына, дистанцион электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча, сайлаучыларның катнашуы 45 процент тәшкил иткән. Сәясәтче сайлауларның соңгы көнендә бу күрсәткечнең 50 проценттан артуын көтүен әйтте. Ул Россиядә сайлаучыларның күпчелеге традицион рәвештә якшәмбе көнне тавыш бирүен дә искәртте. Аның фикеренчә, сайлаучыларның гомуми активлыгы хакимият органнарына карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтен бәяләүдә мөһим күрсәткечләрнең берсе булып тора.
Марат Баширов сайлауларның соңгы көннәрендә һәм тавыш бирү тәмамланганнан соң мәгълүмати бәхәсләр көчәергә мөмкин булуын да искәртте. Баширов бу чорда сайлау белән бәйле ялган мәгълүматларга игътибарлы булырга кирәклеген әйтте һәм легитимлык мәсьәләсен кабат ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк