Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында 3 март көнне «Хатын-кыз куллары» дигән күргәзмә эшли башлый. Проектта «Сөембикә» журналында дөнья күргән хатын-кыз автор эшләнмәләре урын ала.
Экспозициядә Татарстан осталары тарафыннан тормышка ашырылган кул эшләре, әсәрләре белән танышырга мөмкин булачак. Рәсем сәнгате, көмештән эшләнгән ювелир бизәнү әйберләре, күн һ.б. теләсә нинди зәвыклыларның да игътибар үзәгендә булачак. Керамика һәм фарфор савыт саба, курчаклар һәм сәгатьләр, үзенчәлекле баш киемнәре – болар барысы да гүзәл затларыбыз күңеленә хуш киләчәк.
Проект авторлары белдергәнчә, калфак, хаситә, шәмаилләр һ.б. сәнгати әсәрләр профессиональ рәвештә башкарылган.
3 мартта 16.00 сәгатьтә «Манеж» залында Татарстан һәм чит ил дизайнерларының киемнәре белән таныштыру һәм тәкъдим итү дә каралган. Күргәзмәдә татарларның декоратив-гамәли сәнгате белән генә танышып калмыйча, үз күңелеңә хуш килгәнен сатып алырга да мөмкин булачак.
Күргәзмә сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе көннәрендә – 10.00 – 18.00 (касса – 17.00 сәгатькә кадәр), җомга көнне 12.00-21.00 сәгатьләрдә (касса – 20.00 сәгатькә кадәр) эшли. Дүшәмбе – ял көне.
Адресы: Казан шәһәре, Кремль, «Манеж» күргәзмәләр залы.
Телефоннар: (843) 5678067; (843) 5678068
Билет бәясе: 120 сум
Ташламалы билетлар: студентлар һәм пенсионерлар өчен – 100 сум
Мәктәп укучылары өчен – 50 сум
Күргәзмә буенча экскурсия бәясе – 400 сум
мәгълүмат биредән алынды:
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/41954-manezh-hatyin-kyizlar-i%D2%97atyin-tanyita.html
Комментарий юк