Логотип
Яңалыклар

Мамадышта «Кыз озату»

Мамадыш шәһәренең Никахлашу сараенда Кәләшләр көне алдыннан «Кыз озату» йоласы узды. Хзерге заман кичке бәйрәмнәренә альтернатива буларак Мамадыш районының ЗАГС бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде бу борынгы матур татар йоласы.

Татар традицияләре һәм туй йолалары тарихын өйрәнгәннән соң, Мамадыш ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре «Кыз озату» туй йоласы сценариен әзерләгән.

«Кыз озату» - никах алдыннан үткәрелгән, анда кәләшләрнең дус кызлары һәм хатын-кыз туганнары: әни, әби, апа, сеңелләр җыелганнар. Өлкәннәр бәйрәм өстәле өчен татар милли ризыклары әзерләгәннәр, җырлар җырлаганнар, ныклы гаилә серләре белән уртаклашканнар, кәләшкә киңәшләр һәм хәер-фатиха биргәннәр. Кәләш үзенең дулкынлануын сөйли алган, хис-кичерешләрен дуслары белән уртаклашкан, үзенең киемен һәм бирнәсен күрсәткән.

Барлык бу мизгелләр ЗАГС бүлеге кунакларына тәкъдим ителде, алар тамашачылар гына түгел, ә «Кыз озату» йоласының чын катнашучылары булдылар. Чакырылган кунаклар — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова, Мамадыш районының актив һәм инициативалы хатын-кызлары, шәһәр һәм авыл мәктәпләре, көллият укучылары, кияүгә чыкмаган яшь кызлар, шулай ук агымдагы елның булачак кәләшләре. Аларның барысына да традицион туй җырлары, биюләр һәм уеннар ошады. Шушындый эчтәлекле чарада катнашулары рухи тәҗрибә булды.

Бу бәйрәмдә иң дулкынланган кеше кәләш Ләйлә булгандыр. Спектакльдәге барлык артистлар да үз рольләрен генә уйнасалар, кәләш чын иде. «Кыз озату» кичәсе аның өчен никахын теркәү алдыннан дулкынландыргыч репетиция булды.

Кичәнең истәлекле бүләге - «Лалә чәчәге» татар милли бизәге киерге булды, бу чәчәк яңа тормыш башлануын символлаштыра. Элек-электән татар кызлары үз бирнәләрен чигеп әзерләгән. 

Тантананың кульминациясе кәләше янына чын кияүнең килүе булды. Мамадыш районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дульмиева элекке вакытларда «Кыз озату» йоласының нәкъ шулай тәмамлануын билгеләп үтте.

Яшьләрне бәйрәмнең мактаулы кунагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова котлады. Истәлекле бүләк тапшырып, ул яшьләргә ныклы никах, затлы нәсел дәвамы теләде һәм традицияләрне хөрмәт итүнең бәтеле киләчәк коруда мөһим өлеше барлыгын ассызыклады.

Кичә ахырында күп рәхмәт сүзләре яңгырады, катнашучылар бу идеянең һәм мондый чараларның актуальлеге турында әйтеп уздылар.

Мәгълүматны ТР Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе матбугат хезмәте әзерләде.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар