Логотип
Яңалыклар

Әлмәттә сайлау участоклары эшли башлады

Иртәнге 8 дә әлмәтлеләр дә бердәм булып сайлау участокларына килде һәм киләчәк өчен тавыш бирә башлады. Бүген Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 сайлау участогы эшли. Медсанчастьта һәм үзәк район шифаханәсендә дәваланучылар өчен дә участоклар ачылды.

Сайлауларда тавыш бирү хокукына 148 мең әлмәтле ия. Аларның 111 меңе шәһәрдә яши, 37617 кеше авыл җирлекләрендә тавыш бирәчәк. Сайлаучыларның 37617 се 60 һәм аннан да өлкәнрәкләр. 80 яшьтә һәм аннан өлкәнрәкләр 3832 кеше тәшкил итә, 100 яшь чиген узган 8 сайлаучы илебезнең киләчәге өчен тавыш бирәчәк.

Төбәгебезнең иң өлкән кешесе – 103 яшьлек Зарига Гөлбай кызы Шәйдуллина да сайлауларда катнашачак. Ул бүген улы белән Түбән Мактама бистәсендә гомер кичерә. Шулай ук 11107 инвалид сайлаучы буларак теркәлгән.

18 сентябрьдә шәһәр һәм район буенча беренче тапкыр 1753 егет һәм кыз гражданлык бурычын үтәячәк. Аларның дүртесенә кичә, 17 сентябрьдә 18 яшь тулды. Аларны сайлау участокларында бүләкләр белән каршы алачаклар.

Ә менә Колшәрип авылында яшәүче сугыш ветераны Нәгыймулла Гәрәев бүген, 18 сентябрьдә 100 яшен тутыра. Аның өчен бу көн икеләтә бәйрәм.

Бүгенге көннең тагын бер үзенчәлеге – сайлау участокларына килеп тавыш биргән һәр әлмәтле беләзеккә ия булачак. Бу көнне ул җәмәгать транспортында – шәһәр автобус һәм троллейбус маршрутларында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында беләзек иясенә аттракционнарга сатып алган бер билетка өстәп, шундый ук бәядәге икенче билетны бушлай бирү каралган. Нефтьчеләр мәйданында иртәдән үк әлмәтлеләрне авыл хуҗалыгы ярминкәсе, концерт программалары, интерактив балалар мәйданчыклары көтә.

10.00 сәгатьтә “Яшел фитнес”, “Альметьевск рулит” балалар программасы башланып китәчәк.

10.00-17.00 сәгатьтә мәйданда туры эфирда “Желанное” радиосының күчмә студиясе эшли. Бер үк вакытта “КидСпейс” балалар белем бирү интерактив мәйданчыгы җәелдерелә. Керү бушлай, беләзеге булганнарга – чиратсыз да әле. Шәһәр һәм район фольклор коллективлары чыгышы белән беррәттән кече сәхнәдә 14.30 дан 16.30 сәгатькә кадәр төрле бию юнәлешләре буенча мастер-класслар үтәчәк, 16.30 сәгатьтә мәйданга “Танцы на ТНТ” проектында катнашучылар чыга.

Беләзек хуҗаларын 18.00 сәгатьтә Айдар Галимов һәм “Евровидение – 2008” җиңүчесе Дима Билан концерты көтә. 

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар