Логотип
Яңалыклар

Әлмәт егете «Җыр» проектында 6 миллион отты

 

ТНТ каналында «Җыр» проектының икенче сезоны тәмамланды. Андакатнашучылар арасында Әлмәт егете дә бар иде. Яшь башкаручы сәхнәдә Слейм исеме белән чыгыш ясый.

Кастинг барышында  әнисенең Әлмәттә фатирын сатып, улы белән Казанга күчүе билгеле булды.Шулай итеп әнисе улының иҗат үсешенә мөмкинлек тудырган. Проектның беренче көненнән үк Тимати (проект продюсеры) Слеймның таланты һәм аның потенциалы турында әйтеп килде.

Әмма проектта катнашу җиңел булмаган. Эфирларны төшергәннән соң, Слейм һаман каядыр китеп бара торган булган. Аның проблемалар булуы сизелә иде, ләкин ул алар турында сөйләмәде. Соңыннан ачыкланды: гаиләсендә матди кыенлыклар булуы сәбәпле Слейм эшкә йөргән икән. Тимати бу хакта белгәчбитараф калмады – шунда ук бөтен сорауларны үз өстенә алды һәм аның проблемаларын хәл итте.

Хәзер инде Слейм җыр проектында җиңү яулады, 6 миллион отты һәм «БлэкСтар» лейблы аның белән контракт төзеде.

Котлыйбыз! Яшь җырчыга уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар