Логотип
Яңалыклар

«Әлифба»ны төзүче вафат

Татар мәгарифендә зур югалту – атаклы галимә, педагогик фәннәр кандидаты, Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, дәреслекләр авторы Рәдинә Хәким кызы Ягафарова вафат. Без аны «Әлифба» китабын төзүче дип беләбез.

Татар мәгарифендә зур югалту – атаклы галимә, педагогик фәннәр кандидаты, Россиянең мәгариф отличнигы,  Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, дәреслекләр авторы Рәдинә Хәким кызы  Ягъфәрова вафат.

Без аны «Әлифба» китабын төзүче дип беләбез. 

«Әлифба» китабын төзүне миңа аның авторы Сәләй ага Вәгыйзов васыять итеп калдырды. Һәм мин аңа моның өчен бик рәхмәтле», – ди ул үзенең бер әңгәмәсендә. 

Рәдинә Хәким кызы төзегән «Әлифба» башкаларныкына охшамаган. Аның безне балачак белән бәйләп торган бу китап турындагы фикерләре дә шактый кызык.
«Иң элек бала укырга түгел, ә тыңларга өйрәнергә тиеш, – дия торган булган ул. –  Бүгенгеләр өйдә дә, мәктәптә дә, яшьтәшләре арасында да бер-берсен тыңлый белми. Тыңлый белмәгән бала белән әңгәмә корып булмый инде... Бала күңелен салып, тырышып тыңларга өйрәнергә тиеш. Мин төзегән «Әлифба»да беренче чиратта тыңлау өчен әзерләнгән текстлар тора. Ата-аналар да балаларда шушы сыйфатны тәрбияләргә тиеш».

Рәдинә Ягъфәрова төзегән «Әлифба»ның тагын бер үзенчәлеге – анда ятлау өчен текстлар бик күп. 

Бала истә калдырырга да өйрәнергә тиеш дип санаган ул. «Улым (кызым) әле кечкенә, чынлап торып укый да белми бит», – дигән әти-әниләргә Рәдинә ханым: «Баланың мөмкинлекләрен чикләмәгез.  Үзегезне искә төшерегез. Аның кебек яшьтә булганда, балалар бакчасында бөтен группаның шигырьләрен ятлап бетерми идегезмени?» – дип каршы төшкән.  Әти-әниләрне баланың укудагы уңышлары белән гел кызыксынып торырга, баланы үсендерә белергә чакырган ул. Хәтта яшь әти-әниләрнең үзләрен дә «Әлифба» укырга өндәгән. «Китапта туган тел, туган авыл, туганнар турында менә дигән текстлар тупланган», – дигән. 

Укытучылар балаларны сорау бирергә өйрәтми, дип бик борчылган Рәдинә Хәким кызы. «Бүгенге укытучылар укучыларның сорау бирүен яратмый. Киресенчә, алар үзләре бертуктамый балага сорау яудыра. Ә бит алар баланы сорау бирә белергә дә өйрәтергә тиеш», – дия торган булган ул. 

Галимәне үзенең туган ягында – Пермь крае Барда районында җирләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар