Логотип
Яңалыклар

Лидерлар

Быел Татар балалар лидеры мәктәбе 2-8 ноябрьдә, ягъни балаларның көзге каникуллары көннәрендә Казанда “Волга” яшьләр үзәгендә узачак. Анда 7-11 сыйныфларда укучы 60 активист катнашачак. – Бу турыда матбугат конференциясендә “Идел” яшьләр үзәгенең директоры Ләйсән Сафина белән Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрапова сөйләде.
Татар балалары лидерлар мәктәбендә Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдә яшәүче яшь милләттәшләр катнаша. Алар өчен төрле лекцияләр, мотивация, ораторлык осталыгы буенча тренинглар, мастер-класслар оештырылачак. Программада татар интеллигенциясе белән очрашулар, татар хәйриячеләре турында лекцияләр, “Мир” кинотеатрында татар фильмнарын карау һәм башкалар каралган. Шулай ук яшь лидерлар үз проектларын тәкъдим итәргә, социаль челтәрләр өчен видеороликлар әзерләргә тиеш булачак.
Татар балалар лидерлар мәктәбе 2010 елда оешкан иде. Аның нәтиҗәләре дә бар: бүген Әстерханда, Ульянда, Сарытауда татар балалр лидерлар мәктәбе эшләп килә. Новосибирсктан Азизә Мөхәммәдиева “Алтын йолдыз” дигән берлек оештырган, Казакъстаннан Алинә Биктимерова “Балачак” мәктәбе булдырган. Бүген алар Казанның югары уку йортлары студентлары.
- Татар балалар лидерлар мәктәбе яшь лидерларны укыту, өйрәтү өчен база формалаштыра, балаларның татар милләтен саклау өчен эшләнгән актив эшчәнлеген стимуллаштыра, - дип сөйләде Ләйсән Сафина. - Без аларга телне өйрәтү һәм өйрәнергә теләк тудыру өчен барысын да эшлибез, ләкин бер атна эчендә аларны татар телен камил белерлек итеп укытып чыгару мөмкин түгел. Бу чаралар лидер-балаларда милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләрен һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар