Логотип
Яңалыклар

Әлдермештән Әлмәндәр турында мультфильм эшләгәннәр

Бик тиздән киң экраннарга «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле анимацион фильм чыгачак. Бу юлларны укыгач, күбегезнең күз алдына Г. Камал театры сәхнәсендә озак еллар барган легендар спектакль килгәндер. Әйе, мультфильм Туфан Миңнулинның шушы әсәренә нигезләнеп эшләнгән, ләкин ул спектакльнең копиясе түгел. 

Бик тиздән киң экраннарга «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле анимацион фильм чыгачак. Бу юлларны укыгач, күбегезнең күз алдына Г. Камал театры сәхнәсендә озак еллар барган легендар спектакль килгәндер. Әйе, мультфильм Туфан Миңнулинның шушы әсәренә нигезләнеп эшләнгән, ләкин ул спектакльнең копиясе түгел. 
Анимацион фильмда Әҗәл ролен тавышландыручы РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Равил ага Шәрәфиев әйтүенчә, бу – фильм спектакльне бөтенләй кабатламый, алар икесе ике төрле. «Мин башта, бер елгага ике тапкыр керү булмас микән, дип куркып та калган идем. Алар персонажларны бөтенләй башкача ачканнар. Мультфильмдагы Әҗәл спектакльдәгесе белән чагыштырганда да кешелеклерәк килеп чыккан.  Әлмәндәрдә – оптимизм, шул оптимизм аркасында Әҗәлгә дә кан керә, хәтта Әҗәлдән дә «яхшы кеше» ясый бу оптимизм. Дөньяда үлем генә түгел, яшәү, кешенең рухы бар. Ул рух үлемнән көчлерәк», – дип сөйләде ул матбугат очрашуында. 
Анимацион фильмның режиссеры – Сергей Киатров, проектның сәнгать җитәкчесе – Марат Ганиев, сәхнә төркеме җитәкчесе – Алсу Низамиева. 
Фильмда – 1026 күренеш, 90 –  персонаж, 26 музыкаль тема. Аны 53 кешедән торган команда тормышка ашырган. Әлмәндәр картны Камал театры артисты Эмиль Талипов тавышландыра. Ястәгнәй (Евстигней) дәдәй исә режиссер Сергей Киатров тавышы белән сөйли. Өммия булып – Гөлнара Гайнетдинова, ә Хәмдебану карчык булып Ләйсән Гатауллина сөйләшә. Искәндәрне Илнур Закиров тавышландыра.
Әлеге фильм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы ярдәме белән эшләнгән. 
Ул прокатка яңа елдан соң чыгачак. Фильмның беренче варианты – татар телендә. Урыс телендәге варианты да эшләнә. Озынлыгы – 68 минут булган әлеге мультфильм бөтен гаилә белән карау өчен тәгаенләнгән, ягъни 6+ тамгалы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар