Лаешта халкы сайлауда актив катнаша

Шәһәрнең үзәк китапханәсендә урнашкан 1782нче сайлау участогы ачылыр алдыннан ук сайлаучылар җыелды. Лаешлылар тавыш бирергә ашыктылар һәм иртәрәк килде, дип хәбәр итә "Кама ягы" басмасы.

Участок ачылуның тантаналы мизгеле җитте. Сайлау комиссиясе әгъзасы Елена Галимова күзәтүчеләр катнашында үтә күренмәле тавыш бирү урналарын ачты. Комиссия рәисе Венера Дәүлиева лаешлыларны сайлау процессы башлану белән котлады һәм комиссия әгъзаларына бюллетеньнәр таратты.

Һәрвакыттагыча, иң актив сайлаучылар арасында – өлкән яшьтәге кешеләр, яшьләр дә аз түгел. Санаулы минутлар эчендә участок сайлау комиссиясе әгъзалары утырган өстәлләр, шулай ук кабинкалар янында шактый зур чират барлыкка килде. Участокка 520 кеше беркетелгән, аларның 50се хокукларыннан файдаланып, беркетү таныелыгын алган һәм алдан тавыш биргән. Ун минут эчендә уку залы кеше белән тулды. Бу вакыт эчендә сайлаучыларның дүрт процентка якыны тавыш бирергә өлгерде.

“Сайлаучыларның мондый активлыгы шатландыра, - ди Венера Дәүлиева. – Без тавыш бирүчеләр, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр өчен мөмкин булганча уңай шартлар тудырырга тырыштык”.

Иртән иртүк килүчеләрне буфетта кайнар чәй һәм таба ашлары белән каршыладылар, шунда ук кондитер эшләнмәләре дә сатып алырга була иде.

Участокта тәртипне хокук саклау органнары һәм халык дружинасы хезмәткәрләре күзәтә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлев комиссиянең әзерлеген һәм тавыш бирүнең барышын тикшерде.

Лаешлыларның кәефе бәйрәмчә. Моңа күңелле музыка һәм яхшы һава торышы да этәргеч бирә.

Участокта тавыш бирүчеләр арасында РФ Дәүләт Думасына сайлауларда беренче тапкыр катнашучы җиде яшь кеше бар. Алар өчен махсус белешмәлекләр һәм бүләкләр әзерләнгән. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларга тавыш бирү өчен тартмалар белән сайлау комиссиясе әгъзалары гариза буенча җибәреләчәк.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7622
    1
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5151
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2045
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3828
    0
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату