Логотип
Яңалыклар

Ксения Собчак татар хатын-кызларына соклануын белдерә

Татар хатын-кызлары турында уйлаганда минем күз алдына гел шушы образ килеп баса: башын горур, сынын төз тоткан хатын-кыз, тамагы бик ач булса да, табында утырган күшеләренә дә ризык китергәннәрен көтәчәк», – ди Ксения Собчак.

Журналист Ксения Собчак, Казанда узган «Мисс БРИКС» матурлык конкурсы кунагы буларак, татар хатын-кызларының төп үзенчәлегенә игътибарын юнәтте. Собчак фикеренчә, татар ханымнары алган тәрбия нигезендә Мәскәүдә һәм зур шәһәрләрдә югалырга өлгергән әдәп-әхлак кануннарын саклый алганнар, этикет таләпләрен һәм нечкәлекләрен яхшы тоялар, җәмгыятьтә үзләрен лаеклы тота беләләр.
Журналист, үзенең фикерен дәлилләп, «Мисс БРИКС» матурлык конкурсы президенты Динара Сәлахова белән ресторанда кичке ашта булганнарын мисалга китерде. «Динарага кайнар ризык чыгардылар. Моңа кадәр зур кичә булды, беребез дә берни ашамаган. Ләкин ул ризыгына кагылмый. Ризык суына, табынга тавыкның хуш исләре таралды. «Динара, ник сез ашамыйсыз», – дип соравыма каршы ул: «Сезгә китермәделәр бит әле. Үзем генә ашап утыруым дөрес булмас», – диде. Татар хатын-кызлары турында уйлаганда минем күз алдына гел шушы образ килеп баса: башын горур, сынын төз тоткан хатын-кыз, тамагы бик ач булса да, табында утырган күршеләренә дә ризык китергәннәрен көтәчәк», – ди Ксения Собчак. 

Фото: © Рамил Гали

 

Теги: БРИКС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар