Логотип
Яңалыклар

Күргәзмәдә – «Азат хатын»

Казан Кремлендә урнашкан «Хәзинә» милли галереясендә бу көннәрдә «Татар китабы Парижда» дигән күргәзмә эшли. Анда куелган экспонатларның барысы да узган гасырның 20-30 елларына карый. Татар телендә чыгучы китап-журналларның әле гарәп графикасында басылган чоры. Фаик Таһиров, Госман Арсланов, Шакир Мөхәммәтҗанов, Госман Мусин, Гата Юсупов кебек рәссамнарның әлеге китап-журналларны бизәүдә кулланган аванград юнәлештәге эшләрен кару бүгенге укучыга шактый кызык булыр.

Күргәзмәдә «Азат хатын» журналының да 1927 елда чыккан берничә саны урын алган. Бүгенге тышлыклар белән ул чордагыларын чагыштырып карасаң – аерма – җир белән күк арасы кебек. Хәер, арада бер гасырга якын вакыт ята шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар