16 августта Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» республика фестивале узачак.
Балык Бистәсе районы шәл бәйләүчеләре белән данлыклы. Бигрәк тә Күгәрчен авылында популяр бу шөгыль. «Бездә шәл бәйли белмәгән киленнәр уңганнар исемлегенә керә алмый», – ди алар. Районда инде өченче тапкыр шәл фестивале уздырыла. Бу уңайдан узган матбугат очрашуында «Таткультресурсцентр» директоры Алсу Мифтахова хәбәр итүенчә, кунакларны театральләштерелгән тамаша һәм «Чулпан моңнары» гармунчылар фестивале каршы алачак. Тамашада шәл бәйләү тарихын күрсәтәчәкләр. Ә тарихы аның бар. Мәсәлән, шәлчеләре белән дан тоткан Күгәрчен авылында бу традицияне 20 нче елларда Зәйтүнә Шәрәфиева башлап җибәргән. Фестиваль мәйданчыкларының берсендә Күгәрчен авылы осталары бәйләү үрнәкләрен аерым күрсәтәчәк. Аларда хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә шәл бәйли икән. Ә хатын-кызлар, гомумән, күз йомып та бәйли ала. (Моны матбугат очрашуына килгән Күгәрчен авылы кызлары Лилия Кәримуллина белән Гөлфирә Калиева күрсәтте дә.)
Фестивальдә инде өченче ел иң креатив шәлне билгелиячәкләр. Быел «Эрлим, чорныйм» бәйгесе уздыру да каралган. Катнашучылар йонны пөхтә итеп эрләп, йомгакка чорнарга тиешләр. Команда белән «Уртага читләрне тегү» бәйгесендә дә катнашырга була.
Балык Бистәсе Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Лилия Кәримуллина сөйләвенчә, бәйгеләрдән кала фестивальдә шәл бәйләү буенча мастер-класслар да оештырыла. Кунаклар бистә кабартмасы пешерергә дә өйрәнә алачак.
Беренче елны фестивальдә 12 районнан коллективлар килсә, быел 15 районнан 18 коллектив катнаша. Татарстанның иң ерак районы Ютазыдан гына түгел, хәтта Оренбургтан килергә дә теләк белдергәннәр. Оештыручылар киләчәктә фестиваль төбәкарага да әйләнмәс микән әле дип өметләнә.
Фестивальдә шәлдән ясалган киемнәр дефилесе, фольклор ансамбль чыгышлары булачак. Хедлайнерлар – Рафиль һәм Эльмира Җәләлиевлар. Шулай ук килгән кунакларны районда үткәрелгән «Капка төбендә», «Эх, гармуннар уйный белсәм», «СПАС», «Җәйге алан» проектлары белән дә таныштырачаклар.
Фестиваль ахырында мәйданга рекорд куярлык иң зур шәл чыгарыла. Быел июль ахыры август башында Балык Бистәсе халкы бәйләгән 80гә якын шәлне җыеп бер шәл ясаганнар. Бәйрәмгә килгәннәрне истәлекле бүләкләр дә, ярминкәләр дә көтә.
Казаннан барырга теләүчеләр өчен Бауман урамы башында сәгать кырыендагы тукталышта 08.00 сәгатьтә автобус кузгалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк