Коръәннең тарихы 1300 елдан артык булган кулъязмасы табылган

Бирмингем университеты хезмәткәрләре үзләрендә сакланган Коръән кульязмасы битләренең дөньядагы иң борынгы манускриптларының берсе булуны ачыклаган, дип хәбәр итә "Би-би-си"ның рус хезмәте.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, радиоуглерод анализ изге китап битләренә 1300 елдан артык булуны күрсәткәч, шаккатканнар. Димәк, әлеге манускрипт өстендә эшләүче, теоретик яктан Мөхәммәд пәйгамбәр белән очрашырга яки аның вәгазьләрен тыңлаган булырга мөмкин дигән сүз.

Кульязма битләрен университетка Якын Көнчыгыштан башка меңләгән борынгы документлар белән бергә, 1920 елларда тарихчы, Гыйракта туып үскән Альфонс Мингана тапшырган булган.                

6 августта 19.00 - 21.00 сәгатьләрдә паркта «Мисс Чемпионат» гүзәллек һәм талант конкурсы үткәреп, чемпионат гүзәле сайланачагына да игътибарны юнәлтик.

Паркка керү Казан халкы һәм кунаклары өчен, чемпионат ярышларына билет алу-алмауларына карамастан, бушлай булачак. Керү ике карап кертү пункты аша башкарылачак, алар Чистай урамы ягыннан (кертү мөмкинлеге 15 мең кеше) һәм Ямашев урамы ягыннан (20 мең кеше) булачак. Ямашев урамы ягыннан тамашачыларга паркка керү өчен, иң беренче чиратта, «Казан-Арена» стадионының стилобаты аша үтәргә кирәк булачак, анда «Культурный сдвиг» II Бөтенроссия урам перформансы фестивалендә катнашучы иҗат коллективларыннан музыка, бию һәм театр перформанслары узачак.

Паркта түбәндәге партнерлар павильоннары тәкъдим ителәчәк: LADA Campus, «АВТОВАЗ» ачык акционерлык җәмгытеннән уен мәйданчыклары, картинг, фотобудка, meet and greet зонасы, ARENAдан теләкләр язып калдыру дивары, «Касперский лабораторияләре» ннән аттракционнар паркы, шулай ук «Планета Фитнес» клублары челтәреннән, «Шенкер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән, БИМ-радиодан, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятеннән, «Спортмастер»дан, «МЕГА» сәүдә үзәгеннән күңел ачу программалары булачак, дип хәбәр итә чемпионатның оештыру комитеты матбугат хезмәте Казан мэриясе сайты аша.

Моннан тыш, парк территориясендә милли шәхси хуҗалыклар урнашачак, анда 2,8 мең кв.метр мәйданда татар, рус, мари һәм чуаш хуҗалыклары, йорт кирәк-яраклары һәм кухнялары белән бергә, тәкъдим ителәчәк. Тулаем алганда, FINA паркы һәркем җаны теләгән шөгыль табарлык мультимедиа мәйданы булачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/22/111494/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7501
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2077
    2
    27
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3412
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4337
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6174
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»