Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзәрешсез калды, дип саный Зилә Вәлиева

Фото: Владимир Васильев

Беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, Татарстан Конституциясе аны төзегән авторларның фәнни әзерлегенең югары дәрәҗәсен күрсәтә.

Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзгәрешсез калды, дип саный “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры,1992–1995 елларда беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Зилә Вәлиева. Бу хакта ул “Республика Конституциясе – бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты” темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

“Татарстан Конституциясе – Татарстанның бүген уңышлы үсеше фундаменты. Ул елларда күп эш беренче тапкыр башкарылды, яңа социаль практикалар, демократияне гамәлгә ашыру кораллары формалашты. Референдум турында сөйләштек. Депутатлар килеп китмәгән бер генә район мәдәният йорты да калмады. Депутатларның исем-фамилияләре белән белә иделәр. Бу чор драматик та, романтик та иде”, – дип бәяләде Зилә Вәлиева.

Аның фикеренчә, 27 ел эчендә Конституциягә замана ихтыяҗларына карап үзгәрешләр кертелсә дә, аның төп кыйммәтләре һәм фундаменталь нигезләре сакланган.

Зилә Вәлиева Конституцияне булдырганда галимнәрнең фәнни әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. “Мин Удмуртиягә, Марий Элга шалтыратып, институционалистлар, дәүләтчелек белгечләре кирәк, дия идем. Миңа: “Нәрсә, кем?” – дип җавап бирә иделәр. Бездә генә шундый югары класслы белгечләр даирәсе иде", – дип әйтте.

Аның сүзләренчә, Конституция буенча экспертларның берсе, профессор Фляйнер документның фәнни әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үткән. "Югары фәннилек – безнең Конституциянең аерылгысыз өлеше”, – диде Зилә Вәлиева.
 
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент Рәисе урынбасары буларак, ул елларда хатын-кыз җилкәсенә зур җаваплылык йөкләнгәнен искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин да Зилә Вәлива фикерен җөпләп: "Фәнни җәмәгатьчелекнең роле зур иде", – диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/06/196515/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5126
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4872
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2615
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3736
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6282
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек