Логотип
Яңалыклар

Конкурска гариза бирергә ашыгыгыз!

   

Туган телне саклау һәм үстерү өчен һәркем кулыннан килгәнне эшли. Казандагы «Яшьлек» мәдәният сарае, мәсәлән, «Туган телем – Тукай теле» дигән Бөтенроссия фестивале үткәрә. Татар теленә дә, Тукай шигъриятенә дә мәхәббәт уяту максаты белән башкарыла бу эш.

Фестивальдә 5 яшьтән алып, 30 яшькә кадәрге һәркем катнаша ала. Үзеңә туры килә торган номинацияне сайлап алып, гариза бирергә генә кирәк. Номинацияләр өчәү: «Нәфис сүз», «Вокал» һәм «Әдәби театр». Гаризаны 10нчы апрельнең көн азагына кадәр кабул итәләр. Конкурсның финалы исә 21-22нче апрель көннәрендә үтәчәк.

Тулырак мәгълүматны «Яшьлек» мәдәният сараеның «Вконтакте»дагы төркемендә табарга була: https://vk.com/unost15.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар

Реклама