11 сентябрь көнне «Әкият» Татар дәүләт курчак театры яңа сезонын ача. Тамашачыларга Р. Давыдовның «Парк дорожных знаков» һәм А.Цагарелиның «Ханума» спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Шул ук көнне театрның татар төркеме Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык» әсәрен сәхнәдән күрсәтергә ниятли.
Яңа сезонда курчак театры Александр Волков әкияте буенча куелачак «Волшебник изумрудного города» спектаклен сәхнәләштерергә җыена.
Спектакльнең режиссеры − РФның һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссам-куючы — Лилия Җамалетдинова (Санкт-Петербург), композиторы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика − ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Мәннапова.
Яңа сезонда шулай ук «Айболит» спектакленең премьерасы көтелә. Аны яшь артист Рафаэль Таһиров куячак. Әлегә ул Санкт-Петербург Дәүләт театр сәнгате академиясенең актерлык сәнгате һәм режиссера факультетында белем ала.
Октябрьдә театр Тула дәүләт курчак театры белән гастрольләр алмашырга ниятли. Шулай ук бу сезонда әкиятлеләр Баку, Белгорад, Самара һ.б. шәһәрләрдә уздырылачак фестивальләрдә дә катнашырга җыена, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/03/113110/
Комментарий юк