Яңалыклар
«Киләчәктә праймериз гадәти күренешкә әйләнәчәк»
Бүген, 26 майда узган сайлау алды тавыш бирүләре барышына күзәтү ясап, Дәүләт Думасы депутаты Игорь Сапко шулай дип белдерде.
Аның фикеренчә, праймериз партияләргә сайлаучыларын үз программасы, үз кандидатлары белән ачыктан-ачык формада таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Праймериз яшьләргә дә юл ача. «Бердәм Россия» партиясеннән сайланучы кандидатларның өчтән бере яшьләр. Алар арасында бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә, кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бар. Бу сайлауларда ук депутат булып сайлана алмаган очракта да, праймериз яшьләргә үзләрен күрсәтүнең тагын бер менә дигән юлы, дип саныйм.
Бүгенге көндә «Бердәм Россия» партяисе өчен алдан тавыш бирү Россиянең башка өлкәләрендә дә бара. Ләкин Казанда ул аеруча кебек оешканлык, төгәллек белән оештырылган», – диде депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк