Логотип
Яңалыклар

Хокукый ярдәм көне

Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, гражаннарны үз хокукларын белән таныштыру максатыннан Татарстан Республикасының Кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча төбәк бүлеге хокукый ярдәм көне уздыра. Бу көнне юристлар халыкны пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары белән таныштырачаклар.

Татарстанда Кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил; Татарстан прокуратурасы; Татарстанның «Адвокатлар палатасы», «Нотариаль палата», «Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» коммерцияле булмаган оешмалары; Татарстан Республикасының Эш, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге вәкилләре гражданнарның милек бүленеше, торак-коммуналь тарифлар, һәм башка төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларына җаваплар бирәчәк, теге яки бу мәсьәләдә юридик яктан дөрес гамәл кылырга өйрәтәчәкләр.

 

Консультацияләргә алдан язылу өчен телефон: 279-25-99, 279-25-02.

Кабул итү вакыты: 17 апрель, 2019 ел. Көндезге 15.00–18.00.

Кабул итү урыны: Казан шәһәре Шуртыгин урамы, 1 йорт (Казан шәһәренең Совет районы администрациясе).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар