Логотип
Яңалыклар

Халык санын алырга дип килүче сораштыручымы, әллә явыз ниятле бәндәме? Моны ничек ачыкларга?

Белгәнегезчә, Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланды. Сораштыручылар 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр шәхси йортлар, фатирлар буйлап йөреп, анкета сорауларына җаваплар алачаклар.

Белгәнегезчә, Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланды. Сораштыручылар 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр шәхси йортлар, фатирлар буйлап йөреп, анкета сорауларына җаваплар алачаклар. Стационар участокларга барырга теләмисез икән, сораштыручыларны өегездә көтегез. 

Ишекне ачканчы, сезгә нәкъ менә халык санын алу белән шөгыльләнүче сораштыручы килгәненә инаныгыз. Аны түбәндәге билгеләр буенча ачыклап була: 
* ул сезгә хезмәт урыныннан бирелгән таныклыгын һәм паспортын күрсәтергә тиеш;

* сораштыручының жилеты, шарфы һәм портфеле – барысы да зәңгәр төстә һәм аларның барысында да халык саны алу кампаниясенең символикасы бар;

* сораштыручының планшетында халык саны алу буенча махсус программа урнаштырылган. 

Әгәр сезнең ишекне шакыган кеше чынлап та сораштыручымы, әллә түгелме дип, барыбер икеләнәсез икән, халык санын алу өчен оештырылган стационар участокка шалтыратып яки полиция бүлеге белән элемтәгә кереп тә моны ачыклый аласыз. 

Сораштыручының чынмы-түгелме икәнен белү өчен, тагын менә нәрсәләргә игътибар итегез:
* сораштыручы сездән бернинди документ күрсәтүегезне дә таләп итмәячәк. Ул барлык җавапларны да сезнең сүзләр буенча гына язачак.

* сораштыручыны шәхси мәгълүматлар кызыксындырмый. Ул, сез биргән җавапларны дәлилләр өчен, паспорт яки башка документ күрсәтүне сорамый, «бу фатирга кем хуҗа», «сез күпме хезмәт хакы аласыз» кебек сораулар бирми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар