Логотип
Яңалыклар

Хабаровскида матәм көне  

 Хабаровск янындагы палата лагеренда  чыккан янгында дүрт бала гомере өзелә.  Якты дөнья белән хушлашкан сабыйларның берсенә кичә 11яшь тулган булыр иде.  

 

 Хабаровск янындагы палата лагеренда  чыккан янгында дүрт бала гомере өзелә.  Якты дөнья белән хушлашкан сабыйларның берсенә кичә 11яшь тулган булыр иде.  

Хабаровск краеның Солнечный муниципаль районындагы палата лагеренда 7 яшьтән 15 яшькәчә 189 бала ял иткән. Барлыгы 26 палатка куелган була. Янгын төнге өченче яртыда чыга.  Коткаручылар килеп җиткәндә 20 палатка инде көлгә әйләнгән була. Лагерь директоры аларның янгынга бирешми торган материалдан ясалган булуын кат-кат ассызыклый. Сертификат та шуны раслый.  

Янгында 1 бала үлә. Өчесе – 11 һәм 12 яшьләрдәге кызлар һәм бер малай – реанимациядә якты дөнья белән хушлаша. Леша янгыннан башка балаларны коткарып йөри, аеруча кызларга булыша. Палаткаларның берсенә кергәч, аның өстенә янган пластик түбә төшә.  11 яшьлек Соня туган көнендә фаҗигале төстә үлә. Ул гаиләдә бердәнбер бала була: бии, фортепьянода уйный, гимнастика белән шөгыльләнә.  Хәзер әти-әнисе шок хәлендә.  

 Палаткадагы төзек булмаган җылыту җиһазы янгын сәбәпчесе булырга мөмкин дигән беренчел фаразлар бар. Бәлки, аның өстенә кибәргә киемнәр элгән булганнардыр, чөнки ул көнне яңгыр яуган була. Край губернаторы Сергей Фургал палата шәһәрчеге законсыз ясалган дип белдерде. Лагерь директоры исә AmurMedia агентлыгына барлык рөхсәт документлары бар иде дигән. Әлегә тикшерү эшләре бара.  Хакимият балалары үлгән гаиләләргә 1 млн сум акча бирәчәк. Бүген крайда матәм көне.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар