Логотип
Яңалыклар

КФУда татар теле курслары уздырыла

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты теләге булган һәркемне татар теле курсларына чакыра.
Дәресләр атнасына 2 тапкыр 18.00дән 20.00гә кадәр уздырылачак. Курслар 28 сентябрьдән 18 декабрьгәчә оештырыла.
Аларны тәмамлаучыларга татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән КФУ сертификаты тапшыру күздә тотыла.

Гаризалар электрон рәвештә биредә 7-21 сентябрьдә кабул ителә, диелә вузның http://kpfu.ru рәсми сайтында.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/09/113306/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар