“KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла

Татарстан башкаласындагы “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады.
Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнаша.Татарстан лидеры әйдәп баручы компанияләрнең инновацион мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмәне карап чыкты. Аннары “Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре инвестицияләре һәм сәүдәсе” эшлекле иртәнге ашы булды.
Быелгы саммитның төп темасы “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары”на багышлана. Шуның белән бәйле рәвештә, перспективалар, ислам банкингын финанс инструмент буларак гамәлгә ашыру механизмнары мәсьәләләре турында сүз барачак. Саммит кысаларында ислам икътисады, финанслар һәм банкинг, халыкара сәүдә буенча форумнар, стратегик форум һ.б. чаралар үткәрелә.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/15/110414/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
21 сентябрь 2023 - 13:19Без имениДөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
19 сентябрь 2023 - 15:39Без имениАлайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.