Логотип
Яңалыклар

Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты

Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде.

Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.

Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде.

Ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Алар сәүдә нокталары белән танышты.

«Бүген биредә барлык районнар катнаша. Халык төрле ассортименттагы авыл хуҗалыгы продуциясен сайлый ала», - диде Энгель Фәттахов.

"Безнең республика – үз мәнфәгатьләрен кайгыртырлык, без ел саен үзебез җитештергән продукция белән республика халкын гына түгел, аннан читтә яшәүчеләрне дә тәэмин итәбез", - дип өстәде Нәҗип Хаҗипов, игенчеләргә рәхмәтен белдереп.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында министр Энгель Фәттахов кызыклы һәм файдалы товарларның күплеге сөендерүе турында әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар