Логотип
Яңалыклар

Казаннан ике кыз «Бөтендөнья гүзәле-2017» бәйгесендә катнаша

Россия «Бөтендөнья гүзәле-2017» халыкара бәйгесенең беренче чирек финалы старт алды. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән 15 кыз көч сынаша. Алар арасында Татарстаннан Алинә Девятых һәм Эльвира Кәримова да бар, алар тумышлары белән Казаннан.

Алинә Девятых Казан илкүләм тикшеренү-технология университетының икенче курс студенты, хореография белән кызыксына. «Татар кызы» һәм «Университет миссы» бәйгеләрендә катнашкан. Алинәгә 19 яшь, буе 180 сантиметр.

Эльвира Кәримова – профессиональ модель, КНИТУ-КАИ студенты. «Татарстан гүзәле-2016» бәйгесе финалчысы. Эльвирага да 19 яшь, буе 175 сантиметр.
Бүген бәйгенең рәсми сайтында тавыш бирү башланды. Тавыш бирү өчен катнашучы кодын язып, кыска номерга смс юлларга кирәк. Тавыш бирү 24 февральдә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә төгәлләнә. Иң аз тавыш җыйган биш катнашучы бәйгедә катнашудан төшеп кала. Калган 10 катнашучы үзе, шәһәре яисә иле турында кызыклы видеовизитка эшләп, ярымфиналда көрәшне дәвам итә.

Моның белән генә сайлап алу төгәлләнми. Хәзерге вакытта 18 дән 26 яшькәчә, балалары булмаган һәм никахта тормаган теләсә кайсы кыз бәйге сайтына :http://www.beautyofuniverse.ruга кереп, анкета тутырып җибәрә ала һәм Россиядән икенче чирек финалда катнаша ала. Анда катнашучылар саны соңрак билгеле булачак.

Искәртеп үтик, «Бөтендөнья гүзәле-2017» бәйгесенең сайлап алу туры өч айлап элек старт алды. Аның нәтиҗәсендә чирек финалда катнашучылар Үзбәкстаннан, Белоруссиядән, Кыргызстаннан һәм Чехиядән билгеле булды.



чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар