Логотип
Яңалыклар

Казанга юл хәрәкәте яшь инспекторлары бәйгесенә Россиядән 500 катнашучы киләчәк

“Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия бәйгесе “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Казанда узачак “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары бәйгесендә 500дән артык кеше катнашачак: бөтен илдән яшь инспекторлар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм остазлар җыелачак.

Бәйге 4 июньдә ачыла. Ярышлар “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылачак. Ябылу тантанасы 9 июньдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә булачак.

Казанда бу ярышлар өченче тапкыр уза. Моңа кадәр Татарстан башкаласы бу бәйгенең финал этабын 1986 һәм 2006 елларда кабул иткән иде.



Бәйгедә беренче һәм икенче урыннарны яулаган командалар Россия исеменнән Халыкара автомобиль федерациясенең (FIA) Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча Европа белем бирү бәйгесендә катнашу хокукын алачак.

Татарстанның яшь инспекторлары Россиякүләм бәйгедә 10 тапкыр җиңүче булганнары бар, алар 13 тапкыр Россия исеменнән Европа ярышларында катнашты. 

Рәсем: Т. Волкова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/03/187261/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар