Бу атна ахырында Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак.
Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы бинасында матбугат конференциясе үтте.
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены өч көн дәвам итәчәк. Ул моннан 14 ел элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның хәер-фатыйхасы белән башланып китте һәм ел саен аның катнашында уза. Быел илебезнең 37 төбәгеннән 900 эшмәкәр килүе көтелә. 100 делегат – Татарстан районнарыннан, калганны Россия төбәкләреннән. Россиядә 4200 татар авылы бар. Шуларның 2 меңнән артыгы – Татарстанда. Әлбәттә, ул авыллар төрле: бик кечкенәләре дә, Шыгырдан, Урмай, Урат Әләзән кебек зурлары да бар. Аларның барысында да татар эшмәкәрләре эшләп килә. Җыенга аларның туган авылларының яшәешенең нигезен булдырган, аның яшәешен тәэмин итүчеләр – авылның үсешенә, дини һәм милли яңарышына, Сабантуй кебек зур чараларны үткәрүгә өлеш керткән, мәчетләрне, мәктәп-мәдрәсәләрне тотуга ярдәм күрсәткәннәре килә. Аларны урыннардагы татар милли оешмалары юллый.
Оештыручылар әйтүенчә, ара ерак булганга күрә Иркутск өлкәсеннән, Бурятиядән килеп җитә алмаячаклар. Иң ерак төбәктән – Красноярск краеннан җыенга шактый зур делегация киләчәк. Элек анда 48 татар авылы булган, хәзерге көндә 39 ы сакланып калган.
Быелгы делегатлар арасында яшьләр бик күп: 2006, 2007 елда туган эшмәкәрләр дә бар. Җыенда 1946, 1947 елда туган эшмәкәрләр дә катнашачак.
Иң зур делегация, гадәттәгечә, күрше Башкортстан Республикасыннан килер дип көтелә.
Яңа төбәкләрдән – Донецк Халык Республикасыннан һәм Луганск Халык Республикасыннан да эшмәкәрләр киләчәк. Бу төбәкләрдә татар авыллары юк, әмма авыл эшмәкәрлеге белән шөгыльләнүче милләттәшләребез бар.
Җыенның ачылу тантанасы Татарстан Фәннәр академиясендә узачак. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашачак. Өч дискуссион мәйданчык эшләчәк. Аның беренчесе – продукцияне җитештерү, эшкәртү һәм сату, икенчесе – авыл хуҗалыгын төрле юнәлешләрдә үстерү һәм шушы тармак буенча кадрлар әзерләү, өченчесе сыйфатлы азык-төлек, сәламәт милләт һәм агротуризм мәсьәләләренә багышланачак.
Икенче көнне делегатлар татар авылларын комплекслы үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен Тукай һәм Сарман районнарына барачак.
Җыенның соңгы – өченче көне «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак. Быел 27 июль көнне Пенза өлкәсендә Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе үтә: утырыш алдыннан әлеге җирлек, аның эшмәкәрләре, сәнагать коллективлары үзләрен тәкъдим итәчәк.
Һәр елдагыча утырыш алдыннан оештырылган күргәзмәдә хәләл продукция җитештерүче эшмәкәрләр тәкъдим иткән азык-төлек һәм башка әйберләр белән танышып булачак.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:
– Без җыенга зур холдинглар, зур ширкәтләр, аларның җитәкчеләрен, рәисләрен чакырмыйбыз, безнең өчен иң мөһиме – бүген авылның яшәешен тәэмин итүчеләр. Сарман районында без күрсәтәчәк хуҗалыклар да нәкъ менә үзенең гаиләсе белән йортында 5-6 сыер тотучылар.
Җыенның төп темасы – һәрбер эшмәкәрнең үзенең җирлегендә эшчәнлек алып барып, үзенең милкен һәм җитештергән продукциясенең, аны сатудан алган табышның бер өлешен милләт эшенә файдалану, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк