Шахмат уенын яратсагыз, 30 майдан 18 июньгә кадәр Казанга рәхим итегез. Башкалабызда дөньяның иң көчле шахматчы кызлары җыелды. Көрәш кызу булыр кебек – дөнья чемпионын ачыклаячак матчка кемнәр чыгасы шушы уеннар барышында билгеле булачак. Ярышларның приз фонды саллы – 200 мең евро. Анда сигез спортчы – Россиядән: Валентина Гунина, Александра Костенюк, Александра Горячкина, Екатерина Лагно; Грузиядән: Нана Дзагнидзе, Украинадан апалы-сеңелле Мария һәм Анна Музычук, Кытайдан Тань Чжунъи катнаша. Җирәбә инде уйнатылган, кемнең кем белән ярышасы билгеле. Кызлар һәрберсе дә икешәр партия – аклар һәм каралар белән уйнаячак. Җиңүче спортчыга дөньяның хәзерге чемпионкасы Цзю Вэньцзюнь белән дөнья беренчелегенә уйнау хокукы бирелә. Ул матчның приз фонды 500 мең евро. Беренче турнир иртәгә – 31 майда, көндезге 15.00 сәгатьтә, Казан шәһәренең «Ногай» кунакханәсендә (Прфсоюз урамы, 16 Б) узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк