Логотип
Яңалыклар

Казанда үзенә туган тиешле кыз баланы көчләгән ир-атка карата хөкем карары чыгарылды

Казанда туганының баласын көчләп мәсхәрәләгән 38 яшьлек ир-ат хөкем ителгән. Казан шәһәре Совет районы прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган, дип хәбәр ителә Татарстан прокуратурасы сайтында.

Суд ирне Россия Федерациясе Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка карата, зыян күрүченең ярдәмчесез булуыннан файдаланып, җенси характердагы көчләү гамәлләре) буенча гаепле булуын таныган.

Суд тарафыннан, 2016 елның апреленнән маена кадәр ир-атның туганының баласына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылганы ачыкланган. Ир-ат бу вәхшилекне кәрәзле телефонына төшергән, кыз берәр кешегә хәбәр итә калса, видеоны Интернет челтәрендә таратачагы белән куркыткан. Ир үз гаебен танымаган.

Ир-атның мондый җинаятьләрне беренче генә эшләмәвен исәпкә алып, суд аерым режимдагы төзәтү колониясендә 12 елга ирегеннән мәхрүм итү, аннан соң да 1,5 елга иреген чикләү рәвешендәге җәза биргән. Суд карары законлы көченә кермәгән.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/27/153150/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар