Логотип
Яңалыклар

Казанда яңа фестиваль

Иртәгә «Татнефть Арена» боз спорт сараенда беренче тапкыр SKAZ.KA милли мультимәдәни фестиваль ачыла.

Яңа фестиваль буенча амбицияләр зур. Оештыручылар аны биш ел эчендә  Россиянең иң зур фестивальләренең берсенә әйләндермәкче, хәтта Европа дәрәҗәсенә чыгармакчы була.  Чара мәйданында музыка, спорт һәм мәдәният очрашачак.  Төрле стильдәге музыкантлар чыгышы көтелә. Хедлайнерлар: «Чайф» төркеме,  Пелагея, Иван Дорн, рокерлар, реперлар, «Моральный кодекс», «Танцы Минус» төркемнәре. Урамдагы мәйданда исә  Yummy Music лейблары җырчылары җырлаячак. Фестиваль кысаларында урам футболы буенча чемпионат үткәрелә. Анда 10 ил командасы катнаша.  Балалар өчен мәйданда гаиләләр  әкиятләргә багышланган квест уза ала. 
Фестивальгә керү бушлай. Ул  иганәчеләр хисабыннан  оештырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар