Логотип
Яңалыклар

Казанда узачак юбилей «Тау фест» фестивалендә Дарья Донцова белән Нина Дашевская катнашачак

29 һәм 30 августта Казанда Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көннәрен бәйрәм итү кысаларында бишенче тапкыр гаилә китап фестивале «Тау фест» узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Биш ел элек «Бәхетле тарихлар» мәдәниятне үстерү хәйрия фонды тарафыннан оештырылган фестиваль камера проектыннан төбәкнең китап календаре буенча иң якты вакыйгаларның берсенә әверелде һәм 2025 елда китап фестивальләре ассоциациясе версиясе буенча Татарстанның иң яхшы китап фестивале дип танылды. Китап текст кына түгел, ул – буыннар һәм халыклар арасындагы бәйләүче җеп, мәдәни хәтерне саклаучы, дип билгеләп үтәләр проектны оештыручылар.

Фестивальнең төп мәйданчыклары Казансу елгасы яр буенда урнашкан «Елмай» балалар паркы, Кремль һәм «УРАМ» экстрим-паркы янында узачак. Парк киңлеге алты тематик урыннан торган китап галәменә әвереләчәк: «Сәхнә», «Глаголица», «Бәхетле тарихлар», «Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе», «Китап ярминкәсе» һәм «Ачык мәйданчык».

Чара программасына 70 тән артык интерактив вакыйга, шул исәптән, китап ярминкәсе, язучылар белән очрашулар, мастер-класслар, шигъри һәм театраль куелышлар, дискуссияләр керә. Төп вакыйгаларның онлайн-трансляцияләрен «ВКонтакте» социаль челтәрендәге фестивальнең рәсми төркемендә карарга мөмкин булачак – шулай итеп «Тау фест» паркта кунакларны гына түгел, ә бөтен ил буйлап тамашачыларны да берләштерергә ниятли.

 «Тау фест» фестиваленең алдагы елларның берсеннән фото. Фото чараны оештыручылар тарафыннан бирелде

30 дан артык әйдәп баручы нәшрият, алар арасында «Самокат», «МИФ», «Аквилегия», Татарстан китап нәшрияты, «ДМК Пресс», «ЛЕГИОН», «Мәктәп китабы», «Умаленд», «Букмарк», «Читай Умма», «ПерельМания», шулай ук Минскиның «Новое знание» һәм башкалар үзләренең яңалыкларын китап ярминкәсендә тәкъдим итәчәк.

Фестиваль программасы гамәлләр аша җәлеп итү принцибына нигезләнгән һәм дүрт төп юнәлешне күздә тота: «Яшь талантлар сәхнәсе», «Укучылар бәйгесе», «Әдәби лекторий «Диалог на равных», «Иҗади лабораторияләр».

«Яшь талантлар сәхнәсе»нең төп геройлары «Глаголы. Рифмы. Мысли» шигъри спектакль белән «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премия җиңүчеләре һәм финалистлар булачак. Монда ТР халык артисты Эльмира Кәлимуллина катнашачак.

Моннан тыш, Сергей Анатольевич Махотин исемендәге призга «Лето нараспашку» шигырь укучылар бәйгесенең финалында балалар тавышы яңгыраячак.

 «Тау фест» фестиваленең алдагы елларның берсеннән фото. Фото чараны оештыручылар тарафыннан бирелде

«Диалог на равных» форматында язучылар белән шактый күп очрашулар планлаштырылган, аерым алганда:

  • Россия Язучылар берлегенең «Россия төбәкләрендә язучылар белән иҗади очрашулар» проекты кысаларында бестселлер булган дистәләгән детективлар авторы Дарья Донцова һәм балалар фантасты «Таня Гроттер» китаплар сериясен булдыручы Дмитрий Ельц белән иҗади очрашу һәм автограф-сессия булачак;
  • Краснодардан популяр яшь автор Алекс Хиллдан «Танцуй со мной в темноте» дилогиясен тәкъдим итү;
  • укучылар белән язучы Андрей Усачев (Мәскәү) һәм шагыйрә Галина Дядина (Арзамас) очрашу;
  • язучы, журналист һәм сәяхәтче Евгений Рудашевский (Мәскәү) белән очрашу;
  • язучы Нина Дашевская (Санкт-Петербург) белән интерактив «Битва смыслов» оештырылачак;
  • татар язучылары һәм шагыйрьләре Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлахов, Рөстәм Галиуллин, «Габдулла Тукай. 140 ел» фильм авторлары Элина Мәрданова һәм Данис Хисмәтуллин, шулай ук «Тукай архивы» фильмнарының режиссеры Ренат Хәбибуллин катнашуында «XIX гасырда Г. Тукай феномены» дигән сөйләшү узачак;
  • Россия шагыйре, прозаик С. Я. Маршак һәм К. И. Чуковский исемендәге әдәби премияләр лауреаты Сергей Махотин белән очрашу;
  • зилантлар һәм язучы Олеся Феоктистова белән күңелле очрашу булачак;
  • халык алдында шагыйрь, язучы, журналист, тәрҗемәче, галим Ленар Шәех чыгышы;
  • укучылар белән «Сүзләр һәм тылсымлы тарихлар магиясе» темасына Россия язучысы һәм сценарист, шагыйрә һәм әкиятче Юлия Ивлиева катнашачак;
  • табышмаклар иле буйлап мавыктыргыч сәяхәтне язучы Дания Нәгыйм оештыра;
  • «Глаголица» премиясе җиңүчеләре – яшь шагыйрьләр Елена Ануфриева (Северодвинск) һәм Кирилл Половинский (Краснодар) китапларын тәкъдим итү;
  • фестиваль кунаклары игътибарына «Абага чәчәге» нәшриятыннан «Татар гаиләләре» дигән комиксларны тәкъдим итү;
  • бөек татар язучысы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган интерактив-квест һәм иҗат элементлары булган тематик чара.

 «Тау фест» фестиваленең алдагы елларның берсеннән фото. Фото чараны оештыручылар тарафыннан бирелде

«Иҗади лабораторияләр» интерактив зонасы балалар һәм яшүсмерләр өчен аеруча кызыклы булачак. Ул үз эченә алачак:

  • язучы Нина Дашевскаядан «Стулофон» музыкаль перформансы;
  • Россия комикслар индустриясе эшлеклесе Денис Лопатниковның (Мәскәү) визуаль хикәяләү, сторителлинг һәм комикс персонажларын булдыру буенча мастер-класслары;
  • Евгений Кощевскийның (Санкт-Петербург) «Кукольная феерия» марионеткалар спектакле;
  • ТР Иҗат яшьләре академиясенең «ПрофилАрт» Республика театраль куелышлар конкурсында җиңүче «Пластинка» театр коллективының буллинг темасына куелышы;
  • рәссам Софья Соколова катнашында Богдан Лимаренко (Санкт-Петербург) комиксын тәкъдим итү (Мәскәү);
  • балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәповадан «Табигатьне ясыйбыз» мастер-класс;
  • рәссам-график, иллюстратор Максим Покалевтан иҗади мастер-класс;
  • шагыйрә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллинадан мастер-класс;
  • «КидСпейс»ның (KidSpace) «Энциклопедик» программасы кысаларында кечкенә кунаклар үзләрен археолог, космонавт, архитектор һәм табиб итеп сынап карый ала.

 «Тау фест» фестиваленең алдагы елларның берсеннән фото. Фото чараны оештыручылар тарафыннан бирелде

Моннан тыш:

  • асфальтта рәсемнәр марафоны (фантазияне уяту һәм балага әсәрне бергәләп иҗат итү турында якты истәлекләр бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлек);
  • Чиләбедән математика укытучысы һәм фәнне популярлаштыручы Петр Земсков чыгышы (мавыктыргыч фокуслар, күңелле башваткычлар һәм катлаулы сорауларга гади җаваплар аша бөтен гаилә белән математикага гашыйк булу өчен менә дигән мөмкинлек);
  • Томскидан ике тапкыр дөнья тирәли сәяхәт итүче Евгений Ковалевскийдан Антарктида турында хикәят (чыгыш планетаның иң серле материк серләрен ачарга һәм «Сәяхәтче күзләре белән дөнья» проекты турында белергә мөмкинлек бирәчәк);
  • Гештальт-терапевт Фәридә Абдуллинаның «Гаилә өй сыман» психологик  остаханәсе җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләрне ничек төзүгә багышланачак.

Фестивальнең Музыкаль программасы легендар композитор, «Пластилин Карга» мультфильмының музыка авторы Григорий Гладков чыгышы, «Хыял» вокаль триосы, Татарстан Халыклары дуслыгы йортының бию коллективларының чыгышы һәм атаклы Казан камера оркестрының «La Primavera» хәйрия концерты – дирижеры М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал чыгышларыннан торачак.

«Тау фест» фестивалендә филантропия мәсьәләләренә – «Счастливые истории» Хәйрия фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсенә аерым игътибар бирәчәкләр. Үзенең тәрбияләнүчеләре белән бергә фондның күптәнге дусты – Оренбург өлкәсенең Орск шәһәреннән Ольга Тимошенко, өлкәннәр өчен «Маяк» картлар йортына нигез салучы киләчәк. Ә «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе һәм «ТРИСТОРИ» Казан плейбэк-театры актерлары тандемы аларның тарихларын сәхнәдә үк җанландырачак, шәхси тәҗрибәләрен импровизация сәнгатенә әверелдерәчәк.

Фестивальнең барлык көннәре мәйданчыкта масштаблы хәйрия марафоны узачак, аннан җыелган барлык акчалар «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләре – 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь әдәбиятчыларның текстларын үз эченә алган альманахны бастыруга юнәлдереләчәк. Альманахлар мәктәп, шәһәр һәм бистә китапханәләренә тапшырылачак.

«Тау фест» әдәби геройларның костюмлы парады һәм музыкаль «Гитарник» белән тәмамланачак, тамашачылар белән бергә рус һәм татар телләрендә хор яраткан җырларын башкарачак.

 Фотолар: «Тау фест» фестиваленең алдагы елларның берсеннән. 

Фотолар чараны оештыручылар тарафыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар