Казанда туып-үскән язучы 2 миллион сумлык премиягә лаек булган!

Казанда туып-үскән Гүзәл Яхина үзенең «Зөлайха күзләрен ача» романы белән «XXI гасыр» номинациясендә «Ясная Поляна» әдәби премия лауреаты булган.
Статуэтка белән дипломны лауреатка Россия Федерациясенең мәдәният министры Владимир Мединский үзе тапшырган.

Чыгышы белән Казаннан булган якташыбыз үзенең дебют романында кулак исеме күтәреп читкә сөрелгән татар халкын, үткән гасырның авыр 30нчы еллары чорын тасвирлый. Әсәрдә төп геройның - гади татар авылы хатыны Зөлайханың да, башка бик күпләр кебек үк Себергә сөрелүе, шунда бик авыр шартларда көн күрергә, ничек тә җан асрарга тырышуы сурәтләнә.

Әлеге романы белән Гүзәл Яхина «Большая книга» һәм «Русский Букер» әдәби премияләр финалистлары арасына да чыкккан. Ә иң сөендергәне, якташыбызга акчалата 2 миллион сумлык бүләк тә ясаганнар!

«XXI гасыр» номинациясенең миллион сумлык приз фонды шулай ук финалистлар арасында бүленәчәк. Бу исемлектә Яхинадан кала Александр Григоренко, Борис Евсеев, Данила Зайцев, Радецкая Елена һәм Роман Сенчин кебек исемнәр бар.

сылтама: http://matbugat.ru/news/?id=12936


Ә Гүзәл Яхинаны укучыбызга беренчеләрдән булып "Сөембикә" журналы ачкан иде. Аның белән интервьюны биредә укый аласыз:  http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=1007

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5932
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7139
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2630
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3066
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4030
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату