Логотип
Яңалыклар

Казанда театрлар парады

Казанда төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале башланды.


«Нәүрүз» фестивале рәсми рәвештә уналтынчы ел уздырыла дип санала. Баксаң, аңа инде чирек гасыр икән. Матбугат очрашуында фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының  баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Нәүрүз»нең моннан 25 ел элек Казанда төпләнеп калуын әйтте. «Быел фестивальнең юбилее дип әйтергә була», – диде ул. 


Фестиваль берәр төрки халыкка багышлап үткәрелә. Быелгысы Төньяк Кавказ халыклар исеме белән уза. Фестивальгә Чечен, Төньяк Осетия, Кабардин, Махачкала, Кумык театрлары килә. Шулай ук Үзбәкстан, Казастан, Кыргызстан, Төркия театрлары да үз спектакльләрен тәкъдим итә. Атна буе Казан татар театрлары сәхнәсендә утызлап спектакль күрсәтеләчәк. 


«Катнашучылар санына карап – ә алар саны меңнән артык– фестиваль белән кызыксыну зур дип бәяләргә була. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында аның әһәмияте тагын да арта. «Нәүрүз» ул, иң беренче чиратта – аралашу: актер белән тамашачының мөгамәләсе, актерлар, тәнкыйтьчеләрнең аралашуы», – дип белдерде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. 


 Төньяк Кавказ театрлары берлеге җитәкчесе, М. Горький исемендәге рус драма һәм Салаватов исемендәге кумык театры директоры Искәндәрбек Тулпаров журналистларны кумык телендә сәламләде. Аның  әйтүенчә, кумык театрында 82 ел буе сәхнәдән төшмәгән спектакльләр бар икән. Гомумән, аның миллилек белән сугарылган озын гомерле спектакльләргә хөрмәт белән каравы сизелде. Матбугат очрашуы вакытында Фәрит Бикчәнтәев киләчәктә фестиваль көннәрендә бик озак еллар куелган милли спектакльләрне күрсәтү идеясен җиткерде. 
«Нәүрүз» фестиваленең тантаналы ачылышы бүген Мәскәү драма сәнгате мәктәбе куйган спектакль –  Чеховның «Вишневый сад» спектакле алдыннан узачак.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар