Логотип
Яңалыклар

Казанда Сак-Сок канатларының сере турында балалар өчен татар телендә беренче мюзикл куелачак

12 майда Казанда «Әкият» балалар үзәгендә «Сак-Сок канатларының сере» дип исемләнгән мюзикл премьерасы була. Бу куелышта артистлар да, тамашачылар да - балалар. Мәдәни чара булудан тыш, бу мюзикл — балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә милли татар традицияләрен саклауга юнәлтелгән проект.
Мюзиклның нигезендә «Сак-Сок» бәетеннән тамыр алган сюжет, ә спектакльгә музыканы композитор Ильяс Камал махсус язган. Әсәрдә халык зирәклеге һәм заманча музыка аһәңнәре бергә кушылган.

Куелышта катнашканнарның күбесе балалар, алар арасында М. Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Спектакльнең музыкаль өлешен Илнар Фәйзетдинов җитәкчелегендәге «SFORZANDO» оркестры тәэмин итә. Мондый чаралар яшь буында татар теленә һәм сәнгатенә кызыксыну уята, дип саный оештыручылар, чөнки мюзикл һәм, гомумән, музыкаль театр бүгенге көндә иң актуаль юнәлешләрнең берсе. Актерлык, музыка, бию сәнгатләре «мюзикл» жанрында бик табигый кушыла һәм балаларның иҗади яктан үсүенә булышлык итә.

Проект авторы - Казан консерваториясенең IV курс студенты Гүзәл Абаева, режиссеры - Илгиз Разетдинов. Чараның партнерлары «Калеб» яңа буын җыены һәм «Я - ДоброТворец» дип исемләнгән социаль-иҗади проект.

«Сак-Сок канатларының сере» мюзиклы «Безнең Татарстан» яшьләр форумының финалында катнаша. Куелышның берничә номеры 21-23 апрельдә узачак форумның күргәзмәсендә күрсәтеләчәк, дип белдерә матбугат сәркатибе Альбина Архиреева.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар