Логотип
Яңалыклар

Казанда Рөстәм Яхин һәм Һади Такташка һәйкәл куелачак

Казанда композитор Рөстәм Яхин (1921-1993) һәм шагыйрь Һади Такташка (1901-1931) һәйкәл ачылачак. Моның өчен бюджеттан 12 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
“Казан шәһәренең көндәшлек сәясәте һәм сатып алулар дирекциясе” МКУсы әлеге һәйкәлләрне урнаштыруга тендер игълан итә. Заказга һәйкәл тирәсендәге территорияне төзекләндерү дә керә.

Һади Такташка һәйкәл Казанның М. Сәлимҗанов һәм Һ. Такташ урамнары киселешендә, ә Рөстәм Яхинга Зур Кызыл урамындагы скверда урнаштырылыр дип ниятләнә.  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/31/117096/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар