Казанда Татарстан Республикасы Милли музеенда Дәүләт үзәк кино музееның «Кинопленка юлы белән» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Россия киносының йөз елдан артык тарихын чагылдыра.
Күргәзмәдә Дәүләт үзәк кино музее һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан 400 гә якын экспонат тәкъдим ителә. Алар XX гасыр башында кинематограф барлыкка килгән чордан алып постсовет киносына кадәрге үсеш юлын күрсәтә.
Экспозициядә кино сәнгатенең илдәге тарихи вакыйгалар һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бәйләнеше ачыла. Килүчеләр кино төшерү техникасы, төрле чор киемнәре, танылган фильмнардан оригиналь костюмнар һәм башка тарихи ядкарьләр белән таныша ала.
Күргәзмәнең иң кызыклы экспонатлар арасында XX гасыр башында кулланылган «Патэ-камера», НЭП чорындагы модницаларның күлмәкләре, шулай ук «Герой нашего времени» (1965), «Москва слезам не верит» (1979), «Орда» (2012) һәм «Трудно быть богом» (2013) фильмнарыннан костюмнар бар.
Экспозициядә фронт операторы лейтенант А. А. Крыловның 1944 елда Вильнюсны азат иткәндә авиабомба кыйпылчыгы тишкән погоны аерым урынны алып тора. Бу экспонат сугыш елларында кинохроника төшерүчеләрнең нинди авыр шартларда эшләвен искә төшерә.
Шулай ук «Разгром немецких войск под Москвой» (1942) фильмы өчен бирелгән беренче совет «Оскар»ы һәм «Ирония судьбы, или С легким паром!» (1975) фильмының декорация оригиналларының эскизлары урын алып тора.
Татарстан киносы тарихына багышланган өлештә Франциядә җитештерелгән «ТАКСИФОТ» стереоскопик проекторы, «Патэ-КОК» кинопроекторы, «Совет Татариясе» (1930 нчы еллар), «Казанда Ленин» һәм «Иптәш Камай» (1960–1965 нче еллар) фильмнарыннан фрагментлар урын алган. Моннан тыш, «Алтын мөнбәр» Казан халыкара мөселман киносы фестивале материаллары да тәкъдим ителә.
Күргәзмә «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырылган. Ул Милли музейның графит залында 2026 елның 16 декабренә кадәр эшләячәк. Экспозицияне музей билетлары һәм «Пушкин картасы» ярдәмендә күрергә мөмкин.
Күргәзмә кысаларында килүчеләр өчен – лекцияләр, фильмнар күрсәтү һәм мастер-класслар да үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк