(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Бүген Казанда Муса Җәлилне искә алдылар. Мәдәният hәм мәгариф өлкәсенең алдынгы вәкилләре каһарман шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм милли музей бинасында уздырылган тантанада катнаштылар.
Кунаклар арасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан республикасы язучылар берлеге делегациясе һәм берлекнең рәисе Данил Салихов,Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе Тимур Кадыров һәм Ульяновск өлкәсе татарлары делегациясе бар иде.
Тантана барышында Муса Җәлилнең күп шигырьләре укылды.
Үзенең чыгышында Данил Салихов Муса Җәлил хакында: “Ул татарныкы. Татарны бөтендөньяга таныткан. Шуңа күрә бүген милләт бәйрәме”, - дип белдерде.
Тантанада Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эмиль Талипов та чыгыш ясады. Ул шундый дәрәҗәле премия лауреаты булуы белән бик горурлануын белдерде.
Шагыйрь 1906нчы елның февраль аенда Оренбурга өлкәсендә туып, шундагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә береенче белем алган булса да, күбесе әлегә кадәр Казанны Муса Җәлилнең туган җире дип атыйлар. Башта ул татар халык мәгарифе институтында, шуннан соң – Ломоносов исемендәге МГУның әдәбият бүелегендә укыган.
Университетны тәмамлагач, Муса Җәлил төрле балалар җурналларында редактор булып эшләгән. Беренче әсәрләрен ул 1919 елда бастыра башлаган, ә “Без барабыз” дип аталаган беренче җыентыгы 1925нче елда чыккан. 1941 елда Җәлил фронтка киткән, 1942 дә тоткынга эләккән. Әсирлектә ул яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. 1944 елның 25нче августында Берлин төрмәсендә шагыйрь җәзалап үтерелә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Комментарий юк