Казанда «Локоматив» һәм «Комсомольский» комлыкларында су коенырга ярамый

Бүген Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта республикадагы комлыкларның санитар хәле хакында сөйләделәр. Спикерлар белдерүенчә, Татарстанда бөтен комлыклар да су коену сезонына әзер түгел әле.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдерүенчә, су коену сезоны башланыр алдыннан һәм җәй буе республикадагы барлык рекреацион сулыклар тикшерелә. Дөрес, җиһазландырылмаган комлыкларда су сезонга бер тапкыр гына тикшерелә. «Шуңа да аларда су коену тыела, чөнки сулыкның санитар таләпләренә туры килүе буенча беркем дә гарантия бирми», – дип белдерде баш санитар табиб. Анализлар алганда суны гына түгел, комны да тикшерәләр. Әгәр дә ул санитар таләпләргә туры килмәсә, муниципалитет яңа ком китерергә тиеш.
Татарстан Республикасында быелгы җәйге сезонда халык ял итү өчен 13 комлык җиһазландырылган. Бүгенге көндә шуларның 11 кулланылышка тапшырылган. Идарә белгечләре, тикшеренүләрдән соң әлегә Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәр комлыкларына гына санитар-эпидемиологик белешмә биргән.
Коену сезоны башланганан бирле Роспотребнадзор су объектларыннан 145 проба алган. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча Казандагы «Локомотив» һәм «Комсомольский» комлыкларындагы суның гигена таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Шул сәбәпле баш табиб аларда су коенмаска киңәш итә.
Республиканың кече суднолары буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов белдерүенчә, суда батып үлүчеләрнең 60 проценты исерек хәлдә була. Узган ел су коену сезонында 71 кеше батып үлгән.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.