19 февраль көнне сәгать 15.00дә Казанда, «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Курчак мультипликациясе тарихы: үткәнгә һәм бүгенгегә караш» дип аталган күчмә интерактив күргәзмә эшли башлый.
Бу проект курчак анимациясенең XX гасыр башыннан алып бүгенге заман технологияләренә кадәр үсеш юлы белән таныштыра.
Экспозициядә совет чорына караган һәм «Союзмультфильм» студиясенең алтын фондка кергән әсәрләренә аерым игътибар бирелә. Тамашачылар «Чебурашка», «Варежка», «Гофманиада», «Булгаковъ», «Трамвай 13» мультфильмнарында төшерелгән чын курчакларны һәм макетларны да күрә алачак. Иң кызыгы: экрандагы әзер образ белән генә түгел, ә фильмны ничек әзерләгәннәре, тамашачы өчен күп очракта билгесез булып калган «пәрдә арты» тормышы белән дә танышырга мөмкин булачак.
Күргәзмәнең үзенчәлеге – ике зур интерактив инсталляция. Аның берсе – «Владислав Старевич павильоны» – беренче анимация павильонының тарихи төгәллек белән торгызылган реконструкциясе. Икенчесе – «Бүгенге заман мультипликаторының эш урыны» – мультфильмнар төшерүнең хәзерге моделен күрсәтә.
Проектны «Синемаскоп» компаниясе Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашыра.
2026 ел дәвамында күргәзмә Мәскәү, Казан, Уфа, Саранск һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә күрсәтеләчәк.
Казандагы күргәзмә 9 мартка кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк