Логотип
Яңалыклар

Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу өчен күчмә пункт ачылды

Казанның Горький паркында, «Республика Татарстан» газетасы призларына уздырылган хәрбиләштерелгән җиңел атлетика эстафетасы вакытында, «Хезмәт резервлары» стадионы янында контракт буенча хәрби хезмәткә алу өчен күчмә пункт ачылды.

Казанның Горький паркында, «Республика Татарстан» газетасы призларына уздырылган хәрбиләштерелгән җиңел атлетика эстафетасы вакытында, «Хезмәт резервлары» стадионы янында контракт буенча хәрби хезмәткә алу өчен күчмә пункт ачылды. Теләгән һәркем хәрби хезмәт һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзү шартлары турында тулырак мәгълүмат ала алды.

«Бүген чара кысаларында без контракт буенча хәрби хезмәткә алу өчен күчмә пункт ачтык. Теләгән һәркем, өлкән кеше яки бала булсын, килә ала. Безнең стендыбызда Калашников автоматы да бар, аны теләгән кунаклар сүтә һәм җыя да ала. Моннан тыш, бездә «Ратник» экипировкасының тулы комплекты тәкъдим ителгән: кунаклар аны киеп, форманың тулы авырлыгын тоя ала», – дип сөйләде контракт буенча хәрби хезмәткә алу пункты офицеры Егор Горячев.

Монда шулай ук яңа гына оештырылган гаскәр төре – пилотсыз системалар гаскәрләренә кабул итү шартлары турында да белеп була.
«Беренче гыйнвардан без бу бүлекчәгә кабул итүне башладык. Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контрактны махсус шартларда төзеп була. Шулай ук без Африка корпусына кабул итүне башкаручы җиде субъектның берсе булып торабыз», – диде Егор Горячев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар