Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале уздырыла

1-4 октябрьдә Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелә. Әлеге чараның максаты узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган бүгенге төрки галәмендәге шигырь остазларын бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү, дип хәбәр итәләр ТР Язучылар берлегеннән.
Ике елга бер тапкыр уздырыла торган фестиваль төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.Әдәбият елы уңаеннан Татарстан башкаласы Казанда үткәреләчәк быелгы фестивальдә 25 мәмләкәттән 100гә якын шагыйрь катнашачак. Фестивальнең җиңүчеләренә Габдулла Тукай, Рәми Гарипов, Сөләйман Солтан исемендәге олы бүләкләр тапшырылачак. Фестивальне ачу тантанасы 1 октябрь көнне Кәрим Тинчурин исемедәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Биредә тамашачыларны чит илләрдән килгән вәкилләрнең чыгышы, Татарстан сәнгать осталарының концерт программасы көтә.
2-3 октябрьдә фестиваль Татарстан язучылар берлегендә һәм Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында дәвам итәчәк. Биредә әдәбият сөючеләрне Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдеррәхим Ибраһим, Фатих Кәрим, Солтан Сөләйман, Мәхмүт Акиф Эрсой, Рәшит Рәхмәти Арат исемендәге салоннарда «шигъри фасыллар», шигърият хакында фәнни чыгышлар, төрки тамырлар, әдәби фикри мөнәсәбәтләр хакында проблемалы сөйләшүләр, мастер-класслар көтә.
4 октябрь көнне кунакларның Идел буйлап Болгарга сәяхәте дә фестивальнең онытылмас мизгелләренең берсе булып хәтердә калыр дип күзаллана.
Белешмә өчен. Төркия язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Госманлы дәүләтенә нигез салынган Бурса шәһәрендә ачыла һәм Анадолу Сәлҗүк дәүләтенең башкаласы Конья шәһәрендә төгәлләнә. 23 ел дәвамында фестиваль нинди генә төрки кыйтгаларны иңләми! Ул Казакъстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Косово, Македония, Кырым, Әзербайҗан, Кыргызстан кебек мәмләкәтләрдә зур уңыш белән уза. Һәм, ниһаять, эстафета Татарсан башкаласы Казанга тапшырылган.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/28/114046/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.