Яңалыклар
        Казанда «Калфак туе» тамашасы була
        
        
            
        
                    
        
        
             25 апрельдә Казан ратушасында “Калфак туе” дигән театральләштерелгән музыкаль тамаша үтәчәк. Чара IV Бөтендөнья Татар хатын-кызлары форумы кысаларында оештырыла. Кунакларны популяр артистлар чыгышы,  осталык класслары көтә.
 Чарада катнашу өчен төп шарт: туташ һәм ханымнарның башында калфак, ә ирләрнекендә түбәтәй булырга тиеш.
 «Калфак туе»нда катнашучылар күренекле татар хатын-кызлары язмышлары белән танышып, Казан ханбикәләре – Нурсолтан һәм Сөембикә, татар халкының беренче профессиональ артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. белән «очрашачаклар». Шулай ук теләге булганнар өчен татар халкының милли баш киеме – калфак чигү буенча мастер-класс үткәреләчәк. Моннан тыш, буфетта татар халкының милли ризыклары тәкъдим ителәчәк, шулай ук татар халкының милли киемнәреннән, аяк киемнәреннән күргәзмә оештырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56741-kazanda-kalfak-tue-tamashasyi-bula.html
        
        
        
        
        
        
        
        Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
        
        
                    
                 
                
Комментарий юк