Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмәдә шагыйрьнең кулъязмалары, шәхси әйберләре, Тукайның Анна Ахматова тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләренең төп нөсхәләре, Тукай үзе исән вакытта басылып чыккан 33 китабы һ.б. үзенчәлекле экспонатларны күрергә мөмкин. Аеруча әһәмияткә ия экспонатлар - шагыйрьнең шәхси әйберләре.
Күргәзмә 2017 елның 22 гыйнварына кадәр эшли.
Шагыйрьнең юл кәрҗине.
Күлмәк запонкалары (көмештән) – дусларының бүләге.
Шагыйрьнең бәрхет түбәтәе.
Габдулла Тукайның карандаш савыты.
Габдулла Тукайның апасына бүләккә дип беренче гонорарына сатып алган фаянс шкатулка.
Тукайның каләм савыты (Санкт-Петербургтан 1912 елда алып кайткан булган).
Габдулла Тукайның хаты.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк